«СОРАУ– ҖАВАП» ФОРМАТЫ

2026 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

СОРАУ: Хәзерге вакытта самолет бортына утырганда 12 яшькә кадәрге балаларга ата-аналары янында урын бирергә тиешлеге дөресме?

ҖАВАП: Әйе, дөрес. «Пассажирларны, багаж, йөкләрне һавада йөртүнең гомуми кагыйдәләре һәм пассажирларга, йөк җибәрүчеләргә, йөк алучыларга хезмәт күрсәтүгә таләпләр» Федераль авиация кагыйдәләренең 84 пункты нигезендә,  РФ Транспорт министрлыгының 2007 елның 28 июнендәге 82 номерлы боерыгы белән расланган,  2026 елның 1 мартыннан ташучы унике яшькә кадәрге балага (балаларга) һәм аны озата баручы пассажирга һава судносы бортында күрше пассажир урыннары бирелергә тиеш.  Һава судносы бортындагы күрше пассажир урыннары булып һава судносы бортындагы бер рәттә турыдан - туры янәшә урнашкан, үтү юлы белән аерылмаган пассажир урыннары, ә пассажирлар саны мондый пассажир урыннарыннан артып киткән очракта, - үтү юлы белән аерылган бер рәттәге пассажир урыннары һәм (яисә) турыдан-туры алда яисә артта урнашкан күрше рәтләрдәге пассажир урыннары тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International