СОРАУ: Мин астматик, Россия буйлап сәяхәткә җыенам. Аэропортларда пассажирларга ярдәм күрсәтү өчен фельдшерлык пунктлары ачылырга тиеш дип ишеткән идем, шулаймы?
ҖАВАП: Әйе. 2026 елның 1 мартыннан РФ Һава кодексына (алга таба – Кодекс) хезмәткәрләр һәм аэропортка килүчеләр өчен медицина ярдәме оештыру мәсьәләләренә кагылышлы төзәтмәләр үз көченә керде. Әйтик, күрсәтелгән датадан кодексның 51.1 ст. 1 пунктында аэровокзал (терминал) милек хокукында, аренда шартларында яки башка закон нигезендә булган юридик зат, шәхси эшмәкәр аэропорт территориясендәге затларга медицина ярдәме күрсәтү өчен фельдшерлык сәламәтлек пункты эшләвен оештыра дип каралган.