ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2017 ел
җомга

Бүген кич шәһәр үзәгендәге һәм Яшьлек паркындагы чыршылар янында Кыш бабай һәм Кар кызы, әкият геройлары катнашында тамашалар көтә.

Күл Черкене авылында яшәүче Фәрит Хәмидуллинның тал чыбыгыннан үреп ясаган товарына ел әйләнәсе сорау кимеми. Кайчандыр авылның һәр урамында диярлек берничә кәрҗинче булган, ә хәзер инде  тирә-яктагыларында да Фәрит абыйдан башка бу эшкә  кызыгучы юк.

Районда күпләп мал-туар асраучылар, меңәрләгән баш каз үстерүчеләр, гаилә фермасы булучылар күптән бар. Ә менә кошчылык фермасы әлегә бердәнбер. Аны үткән ел гына Әлки авылыннан фермер Фидаил Фәхретдинов төзеде.

Бүген “Татмедиа” АҖнең генераль директоры урынбасары Марина Коновалова бу хакта газета редакциясе, телевидение һәм радио хезмәткәрләре белән очрашуы вакытында җиткерде. Буаны тулы бер мәгълүмат үзәге дип әйтеп була: чөнки башка районнар белән чагыштырганда зур булмаган район булуыгызга карамастан газета, телевидение булу өстенә радио да ачуга ирештегез.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеше буенча урынбасары Илдус Гыйззәтов сүзләренә караганда, быел шәһәрнең “Кояшкай” һәм Ырыңгы, Кыят авылларындагы балалар бакчаларына капиталь ремонт үткәрелә. Беренче икесендә төзекләндерү эшләре башланды да инде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International