БРОЙЛЕРЛАР ГЫЙНВАРДА ДА ӨЛГЕРӘ

2017 елның 13 гыйнвары, җомга

Бройлерлар гыйнварда да өлгерә

Районда күпләп мал-туар асраучылар, меңәрләгән баш каз үстерүчеләр, гаилә фермасы булучылар күптән бар. Ә менә кошчылык фермасы әлегә бердәнбер. Аны үткән ел гына Әлки авылыннан фермер Фидаил Фәхретдинов төзеде.

Бүген ул 3 миллион сумлык грант акчасына элеккеге сыер фермасы территориясендә сафка бастырылган бинада бройлер чебешләре үстерә.

– Грантта катнашканчы район башлыгы Азат Айзетуллов белән киңәшләштем. Ул кошчылык юнәлешен сайларга киңәш итте. 2015 елда грантны оттым һәм былтыр төзелеш эшләрен башкардык. Үткән җәйдә беренче партия чебешләр үстердек. Бер айлык 500 баш алган идек. Аларны суеп, көтелмәгәнчә тиз сатып бетердек. Авыл халкы да күп алды. Ите тәмле дип мактадылар, –  ди Фидаил.  Ә бүген биредә, әйтергә генә ансат,  3500 баш чебеш үсә. Кошларга 45 көн булып килә. Күз тимәсен: бик тереләр. Аларны тагын берәр айдан реализацияли башлаячаклар. Бүгеннән сораучылар бар, Мәскәүдән хәтле заказ биреп куйганнар. Хуҗалар кечкенәдән алып үстерүнең һәрьяклап отышлы булуын әйтәләр. Бу партияне Апастан инкубатордан чыгуга алып кайтканнар.

– Башта кечерәк урында тоттык. Температураны 30 градустан төшермәдек, анда идән дә җылытылган. Үсә барган саен температураны киметә, урыннарын зурайта бардык.  Хәзер аларга 19-20 градус җылылык җитә, – ди чеби үстерүнең ни икәнен күптән белүче һәм иренең төп ярдәмчесе Айсылу. Үз хуҗалыгындагыдан аермалы буларак, фермада кошларның баш саннары гына күп мәртәбәләр артык.  Ә менә тәмен “авылча” итәргә телиләр. Халык кошчылык фабрикаларында үстерелгәнне кибетләрдән болай да ел әйләнәсе сатып ала. Шуңа да чебешләрне хуҗабикәләр методы белән үстерәләр. Бернинди үсеш стимуляторлары, антибиотиклар кулланмыйлар. Бройлерларның алларында катнаш азык. Аңа ашказаннарын яхшы эшләтү өчен бодай кушылган. Алга таба нәкъ менә тәмгә  “эшләү” өчен катнаш азык күләмен киметеп, бөртек фуражына өстенлек бирәчәкләр.  Коры азыкны махсус җимлекләргә даими өстәп торалар. Алларыннан су да өзелми. Анысы һавада эленеп торган ниппельле су эчергечләргә кисмәктән килә. Асларына борай тышчасы түшәлгән.

– Башта салам салган идек. Ул тиз юешләнә. Ә борай тышчасын еш өстәргә кирәк түгел, – ди Айсылу.  Кайвакытта тәүлек әйләнәсе тукталмаган бу эштә Фәхретдиновларга Айсылуның абыйсы, Фидаилның сыйныфташы Марат Заһидуллин  ярдәм итә. Казанда эшләүче уллары Фаил, студент кызлары Айгөл дә булышалар. Ашату, карау өстенә бинаны утын белән ягып җылытасы да бар. Суык көннәрдә бигрәк тә. Температураны даими күзәтеп торалар, градусниклар куелган, вентилятор эшләп тора.

Алга таба  планнары  белән дә бүлештеләр алар. Үз инкубаторларын булдырырга  телиләр. Моның өчен урын билгеләгәннәр инде. Аннан  йомырка салучы  тавыклар алачаклар. Монысы инде керемне көн саен кертәчәк. Билгеле, бройлерлар үстерүне дә дәвам итәчәкләр. Бу партияне суеп сата башлауга икенчеләрен алачаклар. Менә шулай Фәхретдиновлар тырышлыгы рәхмәтендә җәен-кышын экологик яктан чиста, телеңне йотарлык тәмле, җиңел үзләштерелүче тавык ите белән сыйланачакбыз.

Ә берәр айдан бу гаиләгә тагын кунакка барачакбыз әле. Алар вешенка гөмбәсе дә үстерәләр. Монысы  – Фаил башлангычы.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International