ЯҢАЛЫКЛАР


10
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанның иң яхшы эзләүче суд приставы – Буадан. Айрат Борһанов моны ике ел рәттән Киров шәһәрендә узган Бөтенроссия конкурсында җиңеп раслады.

12 августта Бөтенроссия физкультурачы көненә багышлап шәһәрнең В. Трусенев исемендәге үзәк стадионында спорт-массакүләм чаралар оештырыла. Ярышларга 10 сәгатьтә старт бирелә. Бәйрәм “Батыр” спорт мәктәбендә тәрбияләнүче яшь самбочылар, дзюдочылар, каратэчылар, көрәшчеләрнең күрсәтмә чыгышлары белән башлана. Аннан соң – Марат Җаббаровның районда спортны үстерүгә саллы өлеш керткән хезмәткәрләрне бүләкләве

Буа шәһәрендә яшәүче Әнсар абый Алиев һөнәре буенча түгел, ә күңеле белән төзүче.  Гомере буенча укытучы булып эшләсә дә,   буш вакыты булган саен  куллары төрле әйберләр ясар өчен агачка үрелде. Лаеклы ялга чыккач бу мавыгуы аны бөтен барлыгы белән биләп алды.

Механизатор һөнәрен популярлаштыру, алдынгылыкны стимуллаштыру максатында Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан 100әр мең сумлык 200 премия булдырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International