Бурычлылар “эзеннән” бара
Татарстанның иң яхшы эзләүче суд приставы – Буадан. Айрат Борһанов моны ике ел рәттән Киров шәһәрендә узган Бөтенроссия конкурсында җиңеп раслады.
Әлеге бәйгедә ул 2013 елдан бирле катнашып, Идел буе округы буенча үз һөнәрендә иң яхшы суд приставлары рәтенә керде. Без хезмәткәрнең Россия күләмендә күрсәтерлек һөнәри осталыгы серләрен белештек.
-Моннан 5 ел элек кенә суд приставлары бүлегенә күчеп, эзләү юнәлешен алып барырга булдым. Моңа кадәр полициядә оператив хезмәткәр булып эшләдем. Җиңүемнең бер сере дә юк, үз эшемне беләм, яратып башкарам. Шул гына, - диде ул тыйнак кына.
Конкурста нәкъ менә белем ягыннан күбрәк сынаганнар да. Беренче этапта Айрат 50дән күбрәк тест соравына дөрес җавап биргән. Икенче этапта физик әзерлекне тикшергәннәр. Өченчесендә комиссиялеләр алдында имтихан биргән. Аның әйтүенчә, мондый ярыш ул хезмәтеңә нәтиҗә ясау кебек кенә, чөнки һәр пристав һөнәри осталыгын эшендә күрсәтергә тиеш.
-Алимент, салым, төрле штрафлар, кредитлар түләмичә качып йөрүчеләрне эзләп табып, аларның бурычларын кире кайтарырлык итеп тырышып эшләмәсәң, бәйге өчен закон, кагыйдә ятлап кына булмый, - ди ул.
Бу, чыннан да, Идел аръягындагы биш районга бердәнбер эзләүче суд приставына туры килерлек сүзләрдер дип уйлыйбыз. Чөнки Айрат Борһанов айга уртача ун бурычлыны эзләп таба. Ул аларны Татарстан буенча гына түгел, Россия күләмендә дә эзли. Мәсәлән, алиментчы бер ананы Омск шәһәреннән, икенче бер атаны Пермьнан эзләп тапкан. “Күке” әти-әниләр хәзер сабыйларына тиешле акчаларны кире кайтаралар.
-Эзләү эшен бурычлының соңгы яшәгән урынына барып, мәгълүмат җыюдан башлыйм. Аннан ул качып киткән яки анда китәргә ихтималы булган шәһәрдәге коллегаларыма хәбәр итәм. Кирәксә, алар да безнең белән элемтәгә чыга. Әгәр дә инде түләмәүче якын-тирәдә генә яшеренә икән, үзен бирегә алып киләм, хәлне аңлатам, - ди эзләүче пристав.
Кайвакытта айлар, еллар буена сузылган эзләү эшендә күпме көч киткәнен үзе генә белә ул. Кайдан эзләргә кирәген тәүлекләр буе уйлый, логик фикерләү ярдәмендә схема төзи, әгәр дә инде тотып алырлык “җеп” тапса, ял көннәренә карамыйча бурычлы эзеннән бара. Иң яхшы эзләүче пристав шундый булырга тиештер дә инде ул.
Ә “Иң яхшы суд приставы” конкурсына киләсе елда да барачак ул. Бу юлы ул әлеге исемгә лаек хезмәткәрнең Буада яшәгәнен Мәскәүгә дә танытмакчы.