КАТНАШЫГЫЗ, ҖИҢЕГЕЗ!

2017 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

Катнашыгыз, җиңегез!

12 августта Бөтенроссия физкультурачы көненә багышлап шәһәрнең В. Трусенев исемендәге үзәк стадионында спорт-массакүләм чаралар оештырыла. Ярышларга 10 сәгатьтә старт бирелә. Бәйрәм “Батыр” спорт мәктәбендә тәрбияләнүче яшь самбочылар, дзюдочылар, каратэчылар, көрәшчеләрнең күрсәтмә чыгышлары белән башлана. Аннан соң – Марат Җаббаровның районда спортны үстерүгә саллы өлеш керткән хезмәткәрләрне бүләкләве. 10.23 сәгатьтә авыл җирлекләре һәм шәһәр җыелма  командалары арасында футбол матчы, 10.35 сәгатьтә кызлар һәм егетләр арасында 100 метрга чабып узышу. Шул ук вакытта “Юность” спорт мәктәбе командалары арасында баскетбол ярышлары башлана. Армрестлинг, гер күтәрү ярышлары 10.40 сәгатьтә, 11 сәгатьтә аркан тарту бәйгесе уздырыла. Соңыннан иң яхшы спортчыларга бүләкләр тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International