Буада Үзбәкстан Президентын сайлаулар узачак

2021 елның 13 октябре, чәршәмбе

24 октябрьдә Үзбәкстан халкы үз Республикасы Президентын сайлаячак.

Татарстан Республикасының ерак районнарында яшәүче һәр граждан 24 октябрьдә тавыш бирә алмавы сәбәпле, алдан тавыш бирү оештырылды. Үзәк сайлау комиссиясе, Үзбәкстан гражданнарына тавыш бирү процедурасын гадиләштерү өчен, Татарстанның ерак районнарына барачак.

"14 октябрьдән 20 октябрьгә кадәр алдан тавыш бирү узачак. Бу Үзбәкстан гражданнары өчен тагын да уңайлырак шартлар тудыру, шулай ук сайлаучыларның күбесен колачлау өчен эшләнә", - дип сөйләде Үзбәкстанның Казандагы Генераль консулы Фәрит Насриев.

Буа районында сайлаулар 14 октябрьдә Буа шәһәре, Космовский урамы , 91 нче йорт адресы буенча урнашкан мәдәни үсеш үзәгендә узачак.

Шул ук вакытта барлык саклану чаралары да үтәләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International