2021 елның 1 декабренә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүнең көндәлек оператив фаразы

2021 елның 30 ноябре, сишәмбе

2021 елның 1 декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә көтелә:

-төнлә урыны белән көчле җил, көчәйгәндә секундына 16-21 метр тизлектә.;

- төнлә һәм көндез юлларның аерым участокларында көчле бозлавык.

2021 елның 30 ноябрендә 18 сәгатьтән 1 декабрь 18 сәгатькә кадәр

Казан буенча:

Болытлы, төнлә аязучан.

Яңгыр һәм юеш кар рәвешендәге явым-төшем, төнлә урыны белән бераз.

Җил көньяктан төньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метрга, төнлә урыны белән 16-21 метрга кадәр тизлектә.

Төнлә һаваның минималь температурасы һәм көндез максималь температура -1..+1˚.

Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International