Ел саен декабрьнең беренче ункөнлегендә инвалидлар декадасы билгеләп үтелә. Матур традиция буенча бу көннәрдә без физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә һәм аларны караган затларга ярдәм итәргә тырышабыз.
Буа муниципаль районында 153 инвалид бала яши. Бу көннәрдә дәүләт социаль хезмәтләре төрле чаралар, хәйрия акцияләре оештыралар һәм үткәрәләр.
Күркәм традиция буенча, инвалидлар декадасы кысаларында, район Башлыгы мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләрдә булды. Ранис Камартдинов ата-аналар белән аралашты, шундый гаиләләрнең теләкләрен ишетте. Ел саен бу категориядәге гаиләләр иң кирәкле ярдәмне алалар. Бүген дә 3 гаилә шундый ярдәм алды. Булат белән Русланга ноутбуклар бүләк иттеләр, ә Хаҗирага махсус заказ буенча велосипед китерелде.