Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне кысаларында Буа районы «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Синең хокукларың яки бала хокуклары турында конвенция» дигән чара уздырганнар. Чараның максаты-Конвенциянең төп нигезләмәләре, аның барлыкка килү тарихы белән танышу.
Белгечләр Бөтендөнья бала көненә кайчан һәм кем нигез салуы, аның бурычлары турында сөйләделәр. Аннан соң балалар бала хокуклары турында конвенция, аның аерым статьялары һәм бала хокукларын җайга салучы башка закон актлары белән таныштылар. Шулай ук яшүсмерләр балаларның уку, табигатьне саклау, өлкәннәрне хөрмәт итү, әти – әниләренә ярдәм итү турында белемнәрен ныгыттылар. Дискуссия барышында балалар актив рәвештә диалогка керештеләр һәм хокукларны һәм бурычларны аңлауга карата үз фикерләрен әйттеләр.
Мондый чаралар балаларның хокукый культурасы дәрәҗәсен арттыралар, хокукый грамоталылыкны һәм хокук белемен үстерәләр.