Ел саен 1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә

2021 елның 3 декабре, җомга

Ел саен 1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә. СПИД-ул алынган иммунодефицит синдромы. Бу көн дөнья җәмәгатьчелеге һәм гади кешеләр игътибарын СПИД проблемасына, кеше тормышының кыйммәтләренә җәлеп итү өчен барлыкка килде. Бу куркыныч авырудан вафат булган кешеләр турында искә төшерү. Бүген Буа районы «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге психологы гаилә белән эшләү буенча белгечләр яшүсмерләр белән «Без СПИДка каршы!» акиясен уздырды.

Акциянең максаты-ВИЧ вирусы барлыкка килү һәм табигате турында яшүсмерләрнең белемнәрен киңәйтү,яшьләр арасында ВИЧ йоктыруның мөмкин юллары һәм СПИДны профилактикалау турында белемнәрне пропагандалау. Әлеге акция яшүсмерләрнең шәхси куркынычсызлыгына һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең иминлегенә аңлы һәм җаваплы мөнәсәбәтен формалаштыра.

Акция ахырында балаларга «СТОП –СПИД» дигән буклетлар таратылды. Белгечләр яшүсмерләрне сәламәт яшәү рәвеше алып барырга һәм начар гадәтләргә бирешмәскә өндәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International