Зур Фролово авылында капиталь төзекләндерүдән соң авыл мәдәният йорты ачылды

2021 елның 27 декабре, дүшәмбе

Авыл өчен клуб нәрсә ул? Әлбәттә, авылның күңеле һәм йөрәге. Бу китапханә дә, балаларны һәм яшьләрне кызыксынулары  буенча  җыю урыны да. Бу - кичләрен һәм бәйрәм көннәрендә өлкән буын өчен ял итү урыны да.

Авыл халкы белән шатлыклы вакыйганы Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов, РФ Дәүләт Думасы депутатлары Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советы депутаты - Шакир Яһудин, ТР Мәдәният министрлыгы вәкиле Лилия Зәйнуллина һәм “Таткультресурсүзәк” ДБУнең фәнни һәм нәшрият эшчәнлеге буенча директор урынбасары Гөлназ Латыйпова бүлеште.

 «Үткәрелгән төзекләндерү  эшләреннән соң сез заманча мәдәният учреждениесен алдыгыз, ул хезмәт күрсәтү сыйфатының стандартларына җавап бирә, ә авыл үзешчәннәре өчен  - яңартылган һәм матур бинада иҗатларын үстерү мөмкинлеге. Мәдәният йортына ихтыяҗ булыр һәм объект мәдәни тормыш үзәгенә әверелер дип өметләнәбез, мәктәп укучылары һәм яшьләр өчен генә түгел, ә хөрмәтле өлкән буын биредә үз ялын үткәрә алачак”, - дип теләкләрен белдерде Ранис Рафисович. Шулай ук ул билгеләп үткәнчә, болар барысы да безнең Президентның һәм Хөкүмәтнең сәясәте нәтиҗәсендә генә мөмкин булды диде һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

Кунаклар авыл халкын якынлашып килүче яңа ел белән котлады һәм клубка уңышлар, яңа иҗади проектлар һәм казанышлар теләде.

Символик ал тасманы кискәннән соң, авыл халкы яңартылган мәдәният йорты белән танышты, бу уңайдан бәйрәм концерты да әзерләнгән иде.

Авыл халкы бинаның бик җылы, заманча, яңа лампалар белән яктыртылуын, матур пәрдә белән бизәлгән сәхнәсен билгеләп үтте. Бинада шулай ук китапханә урнашкан һәм почта элемтәсе бүлеге эшләячәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International