Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
“Буа-Алан” көязләнә
2013 елның 5 июне, чәршәмбе
“Буа-Алан”да тагын дүрт көннән Сабантуй гөрләячәк. Быел ул халыкны тагын да көязләнеп көтә.
–Татарларның гына түгел, республикада яшәүче барча милләтләрнең уртак бәйрәменә әверелгән Сабантуйга быел да зур әзерлек белән киләбез. “Буа-Алан”ны матурлау, бизәү, өлкәннәр һәм балалар өчен уңайлыклар тудыру буенча хезмәт ахырына якынлашты, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мөдәррис Гайфуллин.
Мәйдан төзекләндерүне дә таләп итә. Быел яз көне куәтле боз ташкыны “Мәхәббәт күпере”н җимерде. Бәйрәмгә кадәр шикәр заводы эшчеләре яңасын сафка бастырырга өлгерделәр. Кунакларны мәйданда, халкыбызның кунакчыллык, татулык, киң күңеллелек кебек сыйфатларын гәүдәләндереп, поролон һәм башка материаллардан эшләнгән әби белән бабай каршы алачак. Балалар турында аерым кайгыртучанлык күрсәтелә. Җырлы-биюле бәйрәмне ачу тантанасында катнашучылар өчен трибуна астындагы киенү-чишенү бүлмәсе идәнендә элек ком булса, быел бетон түшәлде. Балалар мәйданчыгы тирәсендә өсте ябулы 36 “гөмбәчек” урнаштырылды. Узган елның көзендә мәйдан тирәсенә 1 меңнән артык төрле куаклар утыртылган иде. Район мәдәният идарәсе начальнигы Ренат Гыймранов яшеллек язмышы өчен борчылып:
– Йөзләрчә кешенең хезмәтен юкка чыгармыйсы иде. Агач-куаклар тирәсендә сак булыйк, ботакларына, кәүсәләренә зыян килмәсен өчен тырышыйк, - ди.
Сабантуй мәйданы Казанда үтәчәк Универсиадага багышланган стендлар, лозунглар белән дә бизәлде. Халыкка әлеге чараны яктырткан сувенирлар да тәкъдим ителә. Мәдәният, “МППЖКХ (инженерлык челтәрләре)” җәмгыяте, электр элемтә челтәрләре, гадәттән тыш хәлләр хезмәтчелеге, урман хуҗалыгы, төзүчеләр һәм башка оешмалар объектларны төзекләндерү, чистарту, буяу белән шөгыльләнәләр.
Милли бәйрәмдә сәүдә дә гөрләячәк.
– Үз товарларын реализацияләү өчен урын алырга теләүчеләр алдан безгә гариза бирергә тиешләр. “Сабантуйда азык-төлек сатучылар һәм әзерләүчеләр җәмәгать туклануы оешмаларына һәм алардагы азык-төлекнең, җитештерү чималының сатылу мөмкинлеге турындагы санитар кагыйдәләр нормаларыннан читләшергә тиеш түгел, - ди шәһәр башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге начальнигы Гөлинә Шәрәфетдинова.
Аның әйтүенчә, иң беренче чиратта, азык-төлек сатучының санитар кенәгәсе булуы шарт. Алкогольле эчемлекләр, тавык итеннән шашлык, пылау пешереп сату тыела. Яшелчә, җиләк-җимеш, соклар, камыр ризыклары, суыткыч булганда туңдырма, өчпочмак реализацияләргә рөхсәт бар. Елдагыча трибунага бару юнәлешендә сату рәтләре, халыкның кул эшләре күргәзмәсе эшләячәк, авыллардан иртәнге сәгатьләрдә үк чүпләмәле сөлгеләр, чаршау-кашагалар белән бизәлгән, кыңгырау таккан, тарантаска җигелгән атларда гармун тартып, җырлап киләчәкләр. Мәйданчыкларда авыл һәм шәһәр үзешчәннәре чыгыш ясаячак. Әмма төрле төсләр тамашасы турында алдан сөйләп бетереп булмый. Үзең барып күрүдән дә яхшысы юк. Килегез,”Буа-Алан” сезне көтеп кала.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
2026 елның 27 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Төнлә урыны белән бераз яңгыр ява. Көндез бераз яңгыр ява. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан: төнлә 7-12 м/с, урыны белән 15-17 м/с, көндез һәм кичен 15-20 м/с, урыны белән 26 м/с.
25
апрель, 2026 ел
2026 елның 26 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз яңгыр ява, төнлә һәм иртән юеш кар аерым районнарда. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан 6-11 м/с, урыны белән 15-17 м/с тизлектә.
24
апрель, 2026 ел
2026 елның 25 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Яңгыр, төнлә һәм иртән юеш кар аерым районнарда. Җил, төньяк-көнбатышка күчеп, көньяктан: төнлә 7-12 м/с, урыны белән тизлеге 17 м/с кадәр; көндез 9-14 м/с, тизлеге 16-21 м/с.
23
апрель, 2026 ел
Татарстанда 25 апрельдән янгынга каршы махсус режим кертелде
Узган еллар статистикасы шуны күрсәтә: язгы чор башыннан йорт яны кишәрлекләрендә, кырларда һәм чокырларда чүп-чар һәм коры үлән яндыруга сәбәп булган янгыннар саны арта.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз