“Чиләгенә күрә капкачы”

2013 елның 5 июне, чәршәмбе
Район мәдәният сарае каршындагы үзешчәннәр театры “Идел-йорт” халык театрлары фестиваленең зона этабында җиңү яулады һәм Казанга чакыру алды.
Труппа бу юлы рус язучысы Сергей Беловның татарчага тәрҗемә ителгән “Чиләгенә күрә капкачы” спектаклен күрсәтте. 
- Репертуарны төрләндерергә омтылдык. Узган ел “Легионер” спектакле тамашачыны елатса, комедия белән көлдерергә телибез”, - ди режиссер Илнар Талипов. Ике пәрдәлек комедиядә сүз мошенниклар турында бара. Берничә тапкыр өйләнеп аерылган Җәмил, бу рольдә – район мәдәният йорты методисты Рөстәм Әхмәдуллин һәм карт кыз Наилә, монысы – китапханәче Римма Ибәтуллина, өйләнешергә уйлыйлар. Әмма Җәмилнең Наиләнең әнисен күрмичә бу адымга барасы килми. Шуннан китә тамаша. Сәйфиевич ролендә Илнар Талипов үзе. Наиләнең әтисе Вахитны Түбән Наратбаш мәдәният йорты җитәкчесе Наил Хәсәнов, әнисен аның авылдашы Әминә Шәрәфетдинова уйный. 
Артистларның күбесе яшьләр. Хатын-кыз булып киенгән ир-ат ролен башкарган Илнардан икенче көнне урамда бер апа: “Энем, кичә спектаклегезне караган идем. Биек үкчәле туфли белән йөрергә ничек өйрәндең син?” - дип сораган. Илнарның “каблукларда” дүрт тапкыр аягын каймыктыра язуын беләмени ул?! Әлегә кадәр зур сәхнәгә чыкмаган Наил Хәсәновның оялчанлыгы беренче репетициядә үк “эрегән”. Рөстәмгә алимент түләүче ир ролен ачу авыр булмады. Режиссер аңа афиша, декорацияләр әзерләүдә ярдәме өчен дә рәхмәтле. Наилә роленә берничә кандидат күрсәтелсә дә, Римма Ибәтуллинадан да кулайрагы табылмаган. Район мәдәният сараеннан китеп, даруханәгә эшкә урнашуы Эльза Сибгатулловага театрдан аерылырга сәбәп булмады. Спектакльнең уңышында тавыш операторы – ветеринария техникумы студенты Альберт Садриевның, дизайнер Марат Хәйбулловның да өлешләре зур.
ТР Мәдәният министрлыгы каршындагы республика милли-мәдәни үзәгенең театр буенча белгече Камил Саттаров буалы үзешчәннәрнең башкару осталыклары турында да уңай фикерләр әйтте. 
Ә Илнар Талиповның  хыяллары зурдан: 
- Күпмедер вакыт “сүнеп торган” халык театрын беренче булып җанландырып җибәргән Гөлгенә Кәримуллина, Лилия Гафурова, Ренат Гыймранов, Зөһрә Морзаханова һәм башкаларны җыеп, спектакль әзерләргә ниятем бар. Талантлы үзешчәннәрне “камчыларга” да кирәкми, сәхнә аларның рухи тормышы. Спектакльдә бер бөтен мохитне режиссер, артистлар хезмәтенең сәнгати бердәмлеге тудыра”, - ди ул.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International