Айрат Айзатуллинга «Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе» дигән мактаулы исем бирелде

2022 елның 26 гыйнвары, чәршәмбе

Кичә Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының "2021 елда юл-транспорт комплексы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар турында" коллегия утырышы узды, анда Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов катнашты. Чара Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә узды.

Чара барышында Рөстәм Миңнеханов республиканың юл-транспорт комплексы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Шулай ук ТР Президенты Указы белән «Волгадорстрой» ҖЧҖнең башкарма директоры Айзатуллин Айрат Мансур улына «Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе» дигән мактаулы исем бирелде.

 

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International