2022 елның 27 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы контроль - инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч - эксперты Г.Х. Гайнуллина ТР Буа муниципаль районы Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге хезмәткәрләре белән «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасын тормышка ашыру кысаларында укулар үткәрде. Белгеч-эксперт хезмәткәрләрне кулланучылар хокукларын яклау турында закон нигезләмәләре, хезмәт күрсәткәндә, шулай ук сату-алу процессында кулланучылар хокукларын бозу очрагында аларны гамәлдә куллану белән таныштырды. Чара барышында дистанцион сәүдәнең нәрсә икәнлеге, интернетта сатып алуларны башкарганда кулланучының нинди хокуклары һәм бурычлары булуы, шулай ук интернет-сайтларда товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә заказ биргәндә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында аңлаешлы формада сөйләде.
Үткәрелә торган дәреснең төп максаты – хокукый һәм кулланучылар грамоталылыгын арттыру. Кулланучылар базарында оешмалар белән хезмәттәшлек иткәндә һәм интернетта сатып алулар вакытында төрле хәтәрлекләрне дөрес аңларга һәм бәяли белү хаталарны булдырмаска һәм киләчәктә кулланучылар хокукларын якларга мөмкинлек бирәчәк.