Фәридә Габдрахмановна Сабитовага «Татарстан Республикасының Атказанган табибы» дигән мактаулы исем бирелде

2022 елның 27 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Фәридә  Сабитова - Буа шәһәрендә туган. Аның бөтен тормышы медицина белән тыгыз бәйләнгән. 1970 елдан башлап, Фәридә Габдрахман кызының бөтен хезмәт эшчәнлеге Буа үзәк район хастаханәсе белән бәйле, хирург-табиб, табиб-педиатр вазыйфасында эшләгән, ә 1976 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр «Буа үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең участок педиатрия кабинеты табиб-педиатры булып эшли.

Ул намуслы, күңеле белән һәм югары профессиональ дәрәҗәдә үз хезмәт вазыйфаларын башкара.  Үз участогының 620дән артык кечкенә пациентларының сәламәтлеге торышын күзәтеп тора. Пациентлар белән сөйләшкәндә һәрвакыт яхшы сүз табар, аларны тынычландырыр, аларга яхшы киңәш бирер.

Инде күп еллар буе тәҗрибәсе белән яшь хезмәткәрләр һәм хезмәттәшләре белән бик теләп уртаклаша, аларны һөнәр серләренә өйрәтә. Күпьеллык эше дәвамында ул зур гамәли тәҗрибә туплады һәм бүген Буа районының иң яхшы табибларыннан берсе булып тора.

Гомуми хезмәт стажы 52 ел тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International