Яңа Чәчкап авылында яшәүче Зәйнәбану Сәлахованы район башлыгы Ранис Камартдинов 90 яшьлек юбилее белән котлады

2022 елның 27 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Яңа Чәчкап авылында яшәүче Сәлахова Зәйнәбану Әхмәт кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Зәйнәбану апа үз тормышында барлык авырлыкларны да татып караган. Хезмәт юлы да  авыр физик хезмәт башкару белән бәйле. Тик  ул күңелендә җылылык кайгыртучанлык, тормышка сөенеп яшәү кебек сыйфатларны саклап кала алды. Дүрт бала тәрбияләп үстерде. Аларның икесе - Казанда, икесе-туган авылында яшиләр.

Юбилей көнендә зур гаилә  һәм тату гаилә табын артына җыелды.

Аны бәйрәм белән район башлыгы Ранис Камартдинов та котлады. Ул юбилярга сәламәтлек, озын гомер теләде һәм РФ Президенты исеменнән котлау, шулай ук район исеменнән бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International