27 гыйнварда безнең илдә Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүгә багышланган Хәрби дан көне билгеләп үтелә. Ленинградлыларның батырлыгы һәм фидакарьлеге кешелек тарихында иң канкойгыч сугышта Ватаныбызның җиңүенә зур өлеш кертте.
Бүген Роальд Сәгъдиев исемендәге мәктәп укучылары 1944 елда Ленинград блокадасын бетерү датасына багышланган "Блокада икмәге" акциясен уздырдылар.
Шулай ук Буа районы "Мәдәният идарәсе" МКУ каршындагы туган якны өйрәнү музеенда академик Р.Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең 6 сыйныф укучылары өчен Батырлык дәресе үткәрелде. Дәрес барышында укучылар бу авыр көннәр турында белемнәрен арттырдылар һәм "900 көнлек батырлык" документаль фильмын карадылар.