«Бала төп пассажир!» акциясе «Светофорик» балалар бакчасында узды

2022 елның 28 гыйнвары, җомга

27 гыйнварда “Светофорик” балалар бакчасында Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре өлкән инспектор - полиция капитаны Н.В. Гайнуллин һәм муниципаль хезмәтнең әйдәп баручы белгече Санатуллина Э.И. катнашында “Бала  төп пассажир!” дигән исем астында  акция узды. Анда балалар бакчасының ата-аналары һәм тәрбияләнүчеләре катнашты. Акция балалар автомобильдә балалар креслосын файдалануны, автомобиль салонында куркынычсызлык каешларын  эләктерүне пропагандалауга юнәлтелгән иде. Өлкән инспектор, полиция капитаны Наил Васыйл улы йөртүчеләргә балаларны махсуслаштырылган чаралар ярдәмендә генә, ә атап әйткәндә, балалар автокреслолары ярдәмендә генә йөртү кирәклеген искәртте. Һәр ата-анага балалар автокреслоларын сайлау һәм куллану буенча мөһим мәгълүмат урнаштырылган буклетлар өләштеләр.

Машина йөртүчеләр, исегездә тотыгыз: автомобильдә бала иминлеге гарантиясе бары тик бездән генә тора. Яратсаң, сакла!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International