Буа туган якны өйрәнү музеенда якташыбыз Рәзидә Йосыпованың “Буяуларда хисләрем” дигән авторлык эшләре күргәзмәсе ачылды.
Гадәти тормыштагы гүзәллекләрне күрергә, гадәти әйберләрдән матурлыкны тоярга һәм картина аша бөтен хисләр спектрын тапшырырга - якташыбыз Рәзидә Йосыпова бик сәләтле. Ул 150 дән артык эш авторы. Бу пейзажлар, натюрмортлар, майлы рәсем техникасында эшләнгән портретлар. Автор әсәрләренең яңа сериясе аеруча кызыклы - алар татар тарихына һәм сәнгатенә багышланган, милли колорит белән ясалган.
Рәссам күргәзмәсен ачу белән авторны Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова, ТР Рәссамнар берлеге рәисенең беренче урынбасары, ТР Халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев, ТР Рәссамнар берлеге идарәсе әгъзасы Илнур Бакиров, РФ һәм ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы Елена Баймяшкина, шулай ук туганнары һәм хезмәттәшләре котлады. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Виктор Моисеев яраткан җырларын башкарды.
Эшләр авторы буалыларны һәм шәһәр кунакларын үз иҗаты белән таныштыру мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт белдерде.
Күргәзмәдә рәссамның илле биш авторлык эше тәкъдим ителгән, аларны музейда 2022 елның февраль ахырына кадәр күрергә мөмкин.
Эш режимы:
Дүшәмбе - җомга 8:00 дән 17:00 гә кадәр.
Көндезге аш 12:00 дән 13:00 гә кадәр.
Шимбә һәм якшәмбе - ял көне.