Буада волейбол буенча Бөтенроссия турниры тәмамланды

2022 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе

Буада 2007/2008 елларда туган кызлар арасында Олимпия чемпионы Волков Александр Александрович кубогына волейбол буенча Бөтенроссия турниры тәмамланды. Турнирда Россия Федерациясенең төрле субъектларыннан 10 команда катнашты. Өч көн киеренке көрәш, өч көн нәтиҗәле волейбол, һәм бары тик бүген генә финалда җиңүче билгеләнде.

 

Тай-брейкта Татарстанның "Динамо " командасы Мәскәүнең - Олимп командасын 3:2 исәбе белән җиңде.

Турнирның бронза призеры-Түбән Новгород мәктәбе командасы. Бүләкләү тантанасында район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов, шулай ук «Динамо - Акбарс» хатын-кызлар волейбол командасы җитәкчесе Андрей Лебедев һәм Буа районы яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Рамил Ханбиков катнашты. Командалар дипломнар, медальләр, кубоклар белән бүләкләнде. Иң яхшы уенчыларга "Динамо - Ак барс" профессиональ уенчыларының уен майкаларын бүләккә бирделәр.

Турнирны уздыруга « Юность» спорт мәктәбенең волейбол бүлеге , шулай ук Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе зур өлеш кертте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International