Татар авыллары эшкуарларының Бөтенроссия җыены Буада узачак

2022 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе

Татар авыллары эшкуарларының Бөтенроссия җыены Буада узачак. Чара ничек оештырылачак?

Бүген Буа районына эш визиты белән Җыенны оештыру комитеты вәкилләре татар авылларындагы эшмәкәрлек үсеше белән танышу һәм эшлекле элемтәләр урнаштыру максатыннан килде. Визит кысаларында алар Буа районының алдынгы хуҗалыклары, эшмәкәрләре белән таныштылар.

Татар авыллары эшкуарларының X Бөтенроссия җыены 16-18 мартта Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан уздырыла. Чарада Россия Федерациясенең  40  артык төбәгеннән һәм Татарстан Республикасыннан кече бизнес, фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларының 400 вәкиле катнашачак. Эшкуарларның казанышлары үрнәк булачак һәм башка төбәкләрдә дә трансляцияләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International