Район башлыгы инициативасын Буа элеваторы коллективы күтәреп алды һәм Чаңгы базасына җыелды

2022 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе

Спорт һәм гаилә бәйрәме!

Ял көннәрендә Буаның Чаңгы базасында кабат кеше күп иде. Мәдәният хезмәткәрләре башкаруындагы җырлар яңгырады, саф һавада иң тәмле коймак пеште, спортчыларны тәмле кайнар чәй көтте. "Гыйнвар хәрәкәте" нә Буа элеваторы коллективы кушылды.

Исегезгә төшерәбез, хезмәт коллективлары һәм аларның гаиләләре өчен спорт бәйрәме узган атнада старт алды. Беренче бәйрәм Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов инициативасы белән оештырылды. Буа элеваторы җитәкчесе коллектив белән бергә әлеге акциягә кушылды һәм коллективларын һәм аларның гаиләләрен бергә җыйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International