Мәңгелеккә хәтердә: Буа эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәлак булган хезмәттәшләренә куелган һәйкәлләрне кардан чистарттылар

2022 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе

2002 елның 4 февралендә хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак булган хезмәткәрләр турында искә алу көне алдыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлеге шәхси составы алар хөрмәтенә куелган һәйкәлләрне  кардан чистартты.

Һәйкәлләр Казан - Ульяновск юлында, Буа шәһәренә керү юлында, Борындык авылы автоягулык станциясе янында, Лашчы станциясендә урнаштырылган. Җәй көне аларның барысы да   хезмәткәрләр көче белән ремонтланды.

2002 елның фаҗигале вакыйгаларына егерме ел вакыт  үтте. Үсеп килүче буынга үз гомерләрен безнең район һәм республика халкын яклау өчен биргән батырлар турында истәлекләрне хөрмәтләп саклау һәм тапшыру мөһим.

Хәтер мәңгелек булырга тиеш!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International