Кар яву көчәю һәм һава температурасының үзгәрәүе белән бәйле рәвештә, түбәләрдән кар төшү куркынычы бар. Биналарның түбәләренә якын килмәгез һәм мондый урыннардан балаларга да узарга юл куймагыз.
Машина йөртүчеләргә автомобильләрен өй кыекларында боз сөңгеләре барлыкка килгән биналар һәм корылмалар янында калдырмаска кирәк.
Йорт түбәсендә эленеп торган кар массалары һәм боз сөңгеләрен күргән очракта, хезмәт күрсәтүче оешмага – идарәче компаниягә яки торак милекчеләре ширкәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Боз сөңгеләрен мөстәкыйль рәвештә бәреп төшерергә тырышмагыз.
Исегездә тотыгыз, түбә кыегының бер кырыеннан боз яки карны төшерү, аның калган өлешеннән дә зур күләмле кар-боз массасы төшүгә сәбәп булырга мөмкин. Тротуарда коелып төшкән кар яки боз ватыклары күренсә, саклык чараларын күрегез һәм башка кешеләрнең куркыныч зонада булуын да чикләгез.