ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе һава шартларының начараюы турында кисәтә

2022 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурилыгы турында искә төшерә.

1 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә һава шартлары бозыла. Урыны белән кар, буран, күз күреме 1000 метрга кадәр начарлануы, җилнең 18 м/с ка кадәр көчәюе, юлларда кар көртләре һәм бозлавык көтелә.

Катлаулы метеорология шартларында транспорт чараларын йөртүчеләр максималь рөхсәт ителгән хәрәкәт тизлегенә таянып эш итмәскә, ә килеп туган шартларда куркынычсызлыкны тәэмин итәрлек тизлекне сайларга тиеш. Каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән юл ягына чыгу белән бәйле куркыныч маневрлардан, бигрәк тә. Куркынычсызлык каешын эләктерергә һәм куркынычсызлык каешын эләктергән пассажирларны йөртергә кирәк.

Балаларны алгы утыргычта 12 яшькә кадәр, арткы утыргычта 7 яшькә кадәр бары тик балалар өчен махсус утыргычлар кулланып  кына йөртергә.

Җәяүлеләр бары тик җәяүлеләр кичү юлы буенча һәм светофорның рөхсәт итү сигналына гына хәрәкәтләнергә тиеш. Тәүлекнең караңгы вакытында яки күренмәү шартларында җәяүлеләргә үзләре белән яктылык кайтаручы элементлар булган предметларга ия булырга һәм әлеге предметларны транспорт чаралары белән йөртүчеләрнең күрүен тәэмин итәргә кирәк.

Юл хәрәкәтендә катнашучыларны бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International