Присяжный утырышчыларга кандидатлар исемлегенә кертү өчен сайлап алынган гражданнар игътибарына!

2022 елның 1 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президентының «Присяжный утырышчыларга кандидатларның исемлекләре һәм запастагы исемлекләре турында» 2002 елның 22 гыйнварындагы 18 номерлы  боерыгын үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы район (шәһәр) судлары эшен тәэмин итү өчен 2022 елның 1 июненнән 2026 елның 31 маена кадәр исемлек һәм присяжный утырышчыларга кандидатларның запас исемлеген төзү буенча эш алып барыла. Татарстан Республикасы Президентының «2019 елның 1 июленнән 2023 елның 30 июненә кадәрге чорда Үзәк округ хәрби суды эшен тәэмин итү өчен Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең присяжный утырышчыларына кандидатлар исемлекләрен һәм запас исемлекләрен төзү турында» 2019 елның 18 маендагы 179 номерлы боерыгына ярашлы рәвештә, присяжный утырышчылар булу хокукын югалткан гражданнарны, шулай ук тиешле муниципаль берәмлек чикләрендә яшәү урынын һәм фамилиясен алмаштырган гражданнарны ачыклау предметына төзелгән.

Присяжный утырышчыларга кандидатлар исемлегенә кертү өчен сайлап алынган гражданнар исемлекләре белән танышырга һәм присяжный утырышчыларга кандидатлар исемлекләреннән төшереп калдыру һәм аларга кандидатлар турында төгәл булмаган мәгълүматларны төзәтү өчен түбәндәге адрес буенча гариза бирергә мөмкин: Татарстан Республикасы, Буа районы, Буа шәһәре, Жорес ур., 110 А, 22 нче кабинет (җирле үзидарә белән эшләү бүлеге), шулай ук Буа муниципаль районы сайтында (район хезмәтләре һәм оешмалары бүлегендә – хокук саклау органнары) :

http://buinsk.tatarstan.ru/rus/kandidati-v-prisyazhnie-zasedateli.htm

Белешмәләр өчен телефон: 3-56-24, 8-937-524-22-24 (WhatsApp).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International