«Без энергия нәтиҗәлелеген сайлыйбыз» яшьләр инициативаларының еллык республика конкурсы

2022 елның 1 феврале, сишәмбе

Казанда 2022 елның апрелендә энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы узачак (алга таба - ТЭФ-2022). ТЭФ-2022 кысаларында «Без энергия нәтиҗәлелеген сайлыйбыз» яшьләр инициативаларының еллык республика конкурсы (алга таба - Конкурс) үткәрелә. Конкурс фәнни-техник һәм инновация эшчәнлеген активлаштыру, энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тоту өлкәсендә өлкән сыйныф укучыларының, урта уку йортлары студентларының, югары уку йортларының һәм аспирантларның фәнни-техник һәм инновацион эшләнмәләрен ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатларында уздырыла һәм энергияне сак тоту һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендә фәнни-техник, икътисадый һәм норматив-хокукый прогрессны үстерүгә юнәлдерелә. Конкурс 2022 елның 1 февраленнән 20 мартына кадәр Россия гражданнары, гомуми белем бирү оешмаларының өлкән сыйныф укучылары, һөнәри белем бирү оешмалары һәм югары белем бирү оешмалары студентлары һәм аспирантлары арасында үткәрелә. Конкурска материаллар 2022 елның 20 мартына кадәр кабул ителә. Гомуми белем бирү оешмаларының өлкән сыйныф укучылары өчен номинация: «энергоэффектив кеше – энергоэффектив җәмгыять». Һөнәри белем бирү оешмалары һәм югары белем бирү оешмалары студентлары һәм аспирантлары өчен номинацияләр: «Энергияне сак тоту һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру буенча иң яхшы инженер-техник чишелеш» ; «Энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру буенча иң яхшы оештыру һәм мәгълүмати чаралар». Конкурсның махсус призы: «Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергияне саклау буенча иң оригиналь идея». Конкурс нәтиҗәләре һәм конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы ТЭФ-2022 Яшьләр көнен үткәрү кысаларында үткәреләчәк. Югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып, ведомство карамагындагы учреждениеләр арасында конкурс турында мәгълүматны таратуны сорыйбыз. Конкурс үткәрү турында нигезләмә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында түбәндәге адрес буенча урнаштырылган: https://mpt.tatarstan.ru/2021-2022-gg-5720229.htm. Гаризалар һәм конкурс документларын конкурс комиссиясе бары тик 2022 елның 20 мартына кадәр электрон почтага гына кабул итә: cetrt@mail.ru тел./факс (843)272-99-43, 272-19-21, (843)272-99-69, «Татарстан Республикасының Энергия һәм ресурсларның нәтиҗәле технологияләре үзәге» ДАУ мәгълүмат-басу һәм белем бирү эшчәнлеге бүлеге, сайты: cet.tatarstan.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International