“Карау һәм тернәкләндерү мәктәбе” программасы буенча дәрес.

2022 елның 1 феврале, сишәмбе

Озак вакыт тәрбия бирү системасы кысаларында Буа муниципаль районында “Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәге бүлекчәсе белгече “Карау һәм тернәкләндерү мәктәбе” программасы буенча дәрес үткәрде. Чираттагы дәрес кулларның вак моторикасы үсешенә багышланган иде. Дәреснең максаты: уңай эмоциональ фон булдыру, вак моториканы һәм кулларның тактильлеген үстерү, үзмассаж элементларын үзләштерү.

Башта белгеч олы яшьтә бигрәк тә вак моториканы күнектерергә кирәк, дип сөйләде, чөнки бу яшьтә хәтер, күзәтүчелек, хәрәкәт координациясе, фикерләү, сөйләм һәм игътибар бозыла башлый. Аннары ул социаль хезмәтләр алучыга  ярмалы белән эшләү терапиясен тәкъдим итте. Ярма белән эшләү нәтиҗәсендә бармак очларында урнашкан нокталар массажлана, бу гомуми халәтне яхшырта һәм кул моторикасын үстерә. Аннары белгеч "Фигураларны буяу"ның башка технологиясен кулланды. Әлеге технология күрү-хәрәкәт координациясен үстерә, шулай ук кулның вак мускулларының үсүенә һәм ныгуына ярдәм итә.

Белгеч фикеренчә, өлкән яшьтә моториканы үстерү – ул координацияне яхшырту, игътибар һәм хәтерне үстерү ысулы гына түгел, ә организмның картаюы белән көрәшү, уңай эмоцияләр, яхшы кәеф тә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International