Татарстан Росреестры мәгълүматлары буенча, 2021 елда тикшерү чаралары нәтиҗәләре буенча җир законнарын бозуның 6 меңгә якыны ачыкланган. Иң күп хокук бозулар - Казанда (802) һәм Яр Чаллыда (337). Шулай ук Татарстан Росреестры хезмәткәрләре еш кына хокук бозуларны ачыклаган территорияләрнең «антирейтингы»нда - Түбән Кама, Зәй, Тукай һәм Лаеш районнары. Бу районнарның һәрберсендә 150 дән артык хокук бозу очрагы ачыкланган. Күпчелек очракта - җир кишәрлекләренең үз белдеге белән алулары. Аларның өлешенә барлык ачыкланган хокук бозуларның 84%тан артыгы туры килә. Быел дәүләт җир инспекторлары тарафыннан 165 хокук бозу очрагы ачыкланган инде.
Татарстан Росреестрында сөйләүләренчә, җир кишәрлегендә ачыкланган хокук бозулар турында мәгълүмат контроль-күзәтчелек чаралары (планлы һәм планнан тыш тикшерүләр, күчмә тикшерүләр) уздырганнан соң күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрына кертелә.
«Әлеге язма күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрына кертелгәннән соң җир кишәрлеге милекчесе тиешле белдерү ала. Бу җир кишәрлеге милекчесенең үз милке белән эш итү өлешендәге хокукларын чикләмәсә дә, күчемсез милек объектларын намуслы сатып алучыларга мондый җир кишәрлеге сатып алу кирәкме икән дип уйланырга мөмкинлек бирә. Ачыкланган хокук бозуларны бетерү турындагы белешмәләр, шулай ук мәҗбүри тәртиптә күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрына кертелә. Безнең гражданнарга җир законнары нормаларын үтәргә, аларны бозган очракта, вакытында бетерергә киңәш итәбез», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Линар Гатин.
Үткәрелгән күзәтчелек чаралары нәтиҗәләре турында шулай ук Татарстан Росреестры ведомствосының рәсми сайтында rosreestr.tatarstan.ru сайтында белергә мөмкин. Моннан тыш, федераль дәрәҗәдә махсус мәгълүмат системасы - Контроль (күзәтчелек) чараларының бердәм реестры, - ул тикшерүләр турындагы барлык мәгълүматларны үз эченә ала.
Мөһим! Татарстан Росреестрына мөрәҗәгатьләр (гаризалар) биргәндә, мөрәҗәгать итүче шәхесне таныклый торган документ күрсәтергә тиеш. Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибен җайга сала торган әлеге яңалык аноним мөрәҗәгатьләрне, дөрес булмаган яисә күрәләтә ялган