2022 елның 4 февралендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көчле кар, юеш кар, күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк (Казанда көндез), бозлавык, юлларда кар көртләре көтелә.
Казан буенча:
Болытлы.
Кар, юеш кар, көндез көчле.
Аерым районнарда бозлавык.
Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -4..-6˚.
Көндез максималь һава температурасы -1..-3˚.
Юлларда кар көртләре, урыны белән бозлавык.