Татарстанда быел алты ябык футбол кыры төзү планлаштырыла. Кыр күләме 20х40 метр. Бу максатларга республика бюджетыннан 458 млн сумга якын акча җибәреләчәк. Аны Биектау, Минзәлә, Буа, Мамадыш һәм Алабуга районнарында, шулай ук Нурлат районының Урта Камышлы авылында торгызалар.
Төзелеш эшләре бу елның 30 декабренә кадәр тәмамланырга тиеш.