20 ел элек безнең шәһәрдә фаҗигале вакыйгалар булды, алар безнең якташларыбызның гомерен өзде. Буа шәһәре Эчке эшләр идарәсенең 7 яшь, батыр хезмәткәре һәм Ырыңгы авылының 2 кешесе кораллы дезертирларның юлларын бүлделәр. Бу көннең куркыныч вакыйгалары һәм якташларыбызның батырлыгы истәлегенә ел саен 4 февральдә Буа шәһәренең үзәк мәйданында Хәтер митингы уза.
- Бүгенге 4 февраль көнендә, буалылар өчен матәм һәм кайгы көненә әверелгән якташларыбызның фаҗигале үлеменә егерме ел тулу көнендә, без гомерләре бәрабәренә меңләгән кешенең гомерен һәм тынычлыгын саклаучыларга баш иябез", - дип билгеләп үтте үз чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов.
Геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.