«Гараж амнистиясе» эшли башлаганнан бирле республикада 800гә якын күчемсез милек объекты теркәлгән. Тулаем Россия буенча - 10 меңгә якын шундый объект бар.
Росреестр Россия Федерациясе субъектларында «гараж амнистиясе» турындагы законны куллану мониторингын дәвам итә. «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 79-ФЗ номерлы федераль закон 2021 елның 1 сентябрендә үз көченә керде.
«Без «гараж амнистиясе» турындагы Законны 2021 елның көзендә, 4 ай элек кенә тормышка ашыра башладык. Барлык төбәкләр белән даими рәвештә методик һәм аңлату эшләре алып бардык, территориаль органнарыбыз белән килеп туган барлык мәсьәләләр буенча да тыгыз элемтәдә тордык. 2021 елның 30 декабренә булган мәгълүматлар буенча, бөтен ил буенча яңа законда каралган кагыйдәләр буенча, гомуми мәйданы 112101,7 кв.м булган 3 797 җир кишәрлеге һәм 4 733 гараж теркәлгән. Шулай ук өстәмә рәвештә 1324 күчемсез милек объекты турында мәгълүматлар кертелгән. 2022 елда гараж амнистиясе инструментларын куллану буенча гражданнарның активлыгы артыр дип көтәбез», - дип билгеләп үтте Росреестр җитәкчесе урынбасары Алексей Бутовецкий.
Мөрәҗәгать итүчеләрнең активлыгы Татарстан Республикасында (гомуми мәйданы 6418,4 кв.м. һәм 552 гараж) һәм Мордовиядә (гомуми мәйданы 5762 кв.м. һәм 16 гараж булган 225 җир кишәрлеге) күзәтелә.
Республика территориясендә «гараж амнистиясе» турындагы Законны гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров сөйләде.
«Республика территориясендә гараж амнистиясе турындагы законны гамәлгә ашыру актив рәвештә старт алды. Безгә килгән документлар саны буенча фикер йөрткәндә, без гражданнарның кызыксынуы тынып тормый, киресенчә, арта гына бара. Безнең фикеребезчә, бу безнең Идарә тарафыннан республика халкы арасында үткәрелә торган зур аңлату эшләре нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Әлбәттә, без аңлыйбыз, «гараж амнистиясе»н гамәлгә ашыруда җирле үзидарә органнары хәлиткеч роль уйный. Чөнки гражданин башта гаражны һәм аның астындагы җир кишәрлеген законлаштыру өчен нәкъ менә аларга мөрәҗәгать итә, һәм нәкъ менә җирле хакимиятләрнең оператив гамәлләренә, мөрәҗәгать итүченең ни дәрәҗәдә тиз милекче булуына бәйле.
Бу фактны исәпкә алып, закон гамәлгә куелганчы ук, без төрле дәрәҗәдәге хакимият органнары белән башлангыч эш алып бардык. Нәтиҗәдә, муниципаль органнар электрон рәвештә безнең адреска җибәргән документлар буенча карарлар проблемасыз һәм санаулы көннәрдә кабул ителә.
Хәзерге вакытта, «гараж амнистиясе» турындагы законны гамәлгә ашырганда килеп туган мәсьәләләрне һәм проблемаларны хәл итү максатыннан, Татарстан Росреестры читтән торып калмаска, чит күзәтүче булырга түгел, ә аларны хәл итүдә мөмкин кадәр ярдәм күрсәтергә тырыша – күчемсез милеккә хокукларны законлаштырырга теләгән гражданнарга да, хакимият органнарына да, аларның гамәлләре регион территориясендә гараж амнистиясе турындагы законны уңышлы гамәлгә ашыруга юнәлтелсен өчен», - дип белдерде Азат Җаббаров.
Шулай ук Тверь, Омск һәм Түбән Новгород өлкәләре дә лидер булды.
Белешмәгә
* «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 05.04.2021 N 79-ФЗ Федераль законы
Закон 2026 елның 1 сентябренә кадәр капиталь төзелеш объекты булып торучы һәм РФ Шәһәр төзелеше кодексы гамәлгә кергән көнгә кадәр төзелгән гаражны кулланучы граждан дәүләт яки муниципаль милектә булган, аерым алганда, ул урнашкан җир кишәрлеген милеккә алу хокукына ия дип билгели, әгәр җир кишәрлеге гражданга гаражны урнаштыру өчен бирелгән яисә аңа нинди дә булса оешма (шул исәптән әлеге граждан хезмәт яки башка мөнәсәбәтләрдә булган) яисә башка рәвештә аңа бүлеп бирелгән яисә мондый җир кишәрлегеннән файдалану хокукы гражданның башка нигезләр буенча барлыкка килгән булса.
Гражданнар тарафыннан гараж билгеләнешендәге шундый объектлар астында урнашкан җир кишәрлекләрен сатып алу өчен кирәкле документлар исемлеге беркетелде.
Дәүләт милкендәге яисә муниципаль милектәге җир кишәрлеге гражданның варисына бирелергә мөмкин. Шулай ук капиталь төзелеш объекты булган гараж урнашкан дәүләт милкендәге яисә муниципаль милектәге җир кишәрлеге башлангыч хуҗадан килешү буенча шундый гараж алган гражданга бирелергә мөмкин.
Билгеләп үтелгәнчә, инвалидлар Россия Федерациясе Җир кодексында билгеләнгән тәртиптә дәүләт милкендәге яисә муниципаль милектәге җир кишәрлекләрен бирүгә, инвалидларның яшәү урынына якын җирдә гаражлар төзү яисә дәүләт яисә муниципаль милектәге җирләрне яисә җир кишәрлекләрен файдалануга, инвалидларның яшәү урыны тирәсендә техник яисә башка хәрәкәт итү чараларын урнаштыру өчен, җир кишәрлекләре бирмичә һәм сервитут, гавами сервитут билгеләмичә, гаражлар төзү өчен чираттан тыш хокукка ия.