Балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалауга юнәлдерелгән социаль хезмәт алучылар өчен тренинг

2022 елның 7 феврале, дүшәмбе

Буа муниципаль районында “Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Альбина Сәгъдиева балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалауга юнәлтелгән социаль хезмәтләр алучылар өчен тренинг үткәрде.

Чараның төп максаты - баланың үз-үзен бәяләвен арттыру, чөнки еш кына нәкъ менә түбән бәя балигъ булмаганнарны билгеле бер хокук бозучы гамәлләргә китерә.

Тренингның бурычлары: адекват үзбәя күнекмәләрен формалаштыру; дөрес карарлар кабул итү өчен үзконтроль һәм эмоциональ торышны бәяли белү; танып белү эшчәнлегенә җәлеп итү.

Тренинг үткәрү өчен "Минем үз-үземә хөрмәт" күнегүе кулланылган. Күнегү барышында барлык бурычлар да этаплап хәл ителде. Күнегү вакытында закон каршында җаваплылык турында, җәза төрләре турында актив әңгәмә барды. Катнашучылар шәхси сыйфатларын искә төшереп, логик яктан үз карашларын дөрес формалаштырдылар.

Тренинг азагында рефлексияне үткәрделәр, балалар үзләре турында фикерләрен белдерде. Нәтиҗәдә алар күбрәк уңай сыйфатлар булдырырга карар кылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International