Басуларның бүгенге торышы язын кем ничек тырышканны күрсәтә

2013 елның 7 июне, җомга
Бүген кырларның торышы язгы чәчүдә кем ничек эшләгәннең көзгесе кебек. Составына кырчылык белгечләре, агрофирмалар, оешмалар җитәкчеләре кергән, муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов җитәкчелегендәге комиссиядән бу нисбәттән кемгә мактау, кемгә тәнкыйть эләкте.
Технологиядән 
тайпылмаганнар 
Рейд “Кыят” җәмгыятенең Козловка бүлекчәсеннән башланды. Комиссия  җитәкчесе коры күзәтү белән генә чикләнеп калмыйча, уңай үрнәкне дә куллануга алырга кушты. Козловкада игеннәрнең тишелешенә караганда, механизаторлар язгы чәчүне технология таләпләрен төгәл үтәп башкарганнар. Аеруча орлык өчен чәчелгән уҗым бодае тигез тишелгән. Яңа сортны корылык та куркытмый. Быел арышка күбрәк мәйдан бирелгән. Аңа сорау да зур. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек буенча консультанты Хәмит Гыйматдинов: 
- Культураларның төрле сортларын чәчү отышлы, бер генә төрдән алынган уңышның тотылган чыгымнарны капламавы ихтимал, - диде. Кыятта бу мәсьәләгә дә игътибар биргәннәр. Хуҗалыкның сорт участогында уҗым бодаеның 12 төре игелә. Җәмгыять аны башка хуҗалыкларга быел 600 тонна күләмендә реализацияләгән. 
“Тахаръял” агрофирмасында игенчелектә югары мәдәниятле хуҗалык булырга омтылалар, күрәсең. Көзлектән чәчеләсе мәйдан тиешенчә эшкәртелү рәхмәтендә арпа басуы аеруча чиста, үсентеләрнең тыгызлыгы да нормада. Ә чөгендер биредә җепкә тезгәндәй тишелгән. Район буенча 1 мең гектарда чәчелгән солы мәйданының саллы өлеше әлеге җәмгыятьтә. “Конкур” сортлысы аеруча матур күренә. Механизаторларга “Ак Барс” холдинг компаниясе  кайтарткан яңа техникада эшләве дә күңелле.
 “Тинчәле” җәмгыятендә бодайның “экадо” сорты, 150 гектарда чәчелгән ши-кәр чөгендере мәйданнары механизаторларның үз бурычларына үтә җаваплы карауларын сөйли. Җәмгыятьнең рапс чәчүдә дә зур тәҗрибәсе бар. 
“Дружба”ның люцерна басуында чүп үләнен пинцет белән чүпләп алганнар, диярсең. Ул күпьеллык үләнне районда иң күп  күләмдә чәчә. Кукуруз, шикәр чөгендере, бодай мәйданнары да чиста.  
“Ямбулат”та әче туфраклы җирләрне известьләүгә зур игътибар бирелә. “Нива” агрофирмасында орлык участокларының, шикәр чөгендере, борчак басуларының торышы әйбәт. “Коммуна” кырлары да, елдагыча, чиста һәм тигез тишелгән. “Бола” агрофирмасында кәеф төшерерлек күренешләргә юлыкмадык.
Иң чиста кырлар “Авангард”ка туры килә. Тутай авылында химик матдәләрне эретү җайланмасы ясаганнар. 1 мең гектар шикәр чөгендере җиренә кертү өчен биопрепаратлар кайтарылган. 
Боерганда 
чөгендер 
авыр тишелгән
Комиссия әгъзалары, көздән культивацияләнмәгәч, “Вамин-Буа” агрофирмасының Боерган авылындагы 140 гектар мәйдандагы шикәр чөгендере җирләренең чүпле булуына, тигез тишелмәвенә игътибар иттеләр. Чүп үләннәренә каршы көрәштә механик ысулны да – рәт араларын эшкәртүне дә онытырга ярамавы исләренә төшерелде. Ә менә  борчак басуы чисталыгы, гомуми торышы белән сөендерде. Башка культуралар чәчелгән мәйданнарда да уңган куллар “эзе” сизелеп тора. 
Эре фермерлар 
җирләре дә тикшерелде
Ташкичү авылында 700 гектарлы җир хуҗасы Салават Айзатуллин игенчелек белән беррәттән бәрәңге дә үстерә. Аның да, Яңа Чәчкаптан Салих Шәрәфетдиновның алга карап эш итүләре күренә. Бик-Үтидән Җәмил Дәүләтшинның да басулары чиста, уңышын да ел саен мулдан ала. Җиңүчеләр Сабантуйда бүләкләнәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International