Роальд Сәгъдиев: “Әни туган якка кайту минем өчен зур вакыйга”

2013 елның 7 июне, җомга
Узган якшәмбе көнне Буага якташыбыз, Американың Мэриленд штатының “Көнчыгыш-Көнбатыш” үзәге директоры, академик, профессор Роальд Сәгъдиев кунакка кайтты. Иң элек ул үзе исемендәге мәктәптә булды.
Хатирәләр яңарды
Биредә академикны һәм аның белән бергә килгән Казан федераль университеты президенты Мәгъзүм Сәлаховны, Казан дәүләт технология университетының химик кибернетика кафедрасы профессоры, Буада туып-үскән Әсхәт Го-мәровны, Американың Лос-Аламос милли лабораториясе профессоры, Роальд Сәгъдиевнең укучысының укучысы Илдар Габитовны район кырларында үскән игеннән пешерелгән икмәк белән каршы алдылар.
– Мондый тәмле ипи башка җирдә юк. Аның тәме авызда озак  сакланыр, - диделәр алар сыйдан авыз итеп. Ә мәктәп коллективы өчен мондый очрашу үзе бер онытылмаслык хәл ул. Роальд Сәгъдиев та,  әнә, сүз алуга хатирәләрен барларга кереште:
– Адав-Толымбай авылында  туып-үскән әнием Фәхриянең туган ягына аяк басу минем өчен зур вакыйга. Мин еш кына бала чагымда әби янында ял иткән вакытларымны искә алам. Буа ул еллардан бирле нык үзгәрде. Соңгы тапкыр биредә  биш ел элек, мәктәпне ачу тантанасында булган идем. Буаның тиз үсүче район, ә Татарстанның Россиядә алдынгы өлкә булуы белән горурланам, - диде ул.
Роальд аганың Буада      яшәүче туганнан-туган энесе Дамир Идрисов һәм аның хатыны Гөлшат, аларның шушы мәктәптә укучы оныклары Булат белән очрашуы да күңелен кузгалтты. Аралаштылар, бергәләп фотога төштеләр, америкалы туганнары аларга кышка кунакка кайтырга вәгъдә итте.
Профессор Татарстанга бу юлы исә Казан федераль университетыннан коллегалары чакыруы буенча кайткан.
– Физика өлкәсендә әле бөтен табышмаклар да өйрәнелмәгән. Бүгенге көндә дөньяның 16 иле физикларыннан тупланган зур коллектив белән барлык галактика матдәләренең нәрсәдән торганлыгын өйрәнү белән мәшгульбез, - дип бүгенге көн эшчәнлеге белән кыскача таныштырып китте һәм үзе исемендәге мәктәптән, районнан тагын да танылган физика белгечләре үсеп чыгуын теләде.
Алмашка – 
яшь физиклар 
Моңа бәлки якын киләчәктә үк ирешербез, чөнки Мәгъзүм Сәлахов нәкъ менә Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптә Казан федераль университеты өчен база мәктәбе ачу теләге булуын белдерде. Муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов, район мәгариф идарәсе начальнигы Илнар Абзалов, мәктәп директоры Әзһәр Зыятдинов моны инде киләсе уку елы башыннан ук эшләргә кирәклеген әйттеләр.
– Роальд Сәгъдиев исемен йөрткән мәктәп районда гына түгел, республикада да иң яхшылардан булачак. Федераль университет белән бергә башка югары уку йортлары белән дә  элемтәләр булдырырга кирәк. Бу укучылар алдында зур мөмкинлекләр ачачак, фәнгә дә тартачак, - ди Азат Айзетуллов. Ә Әзһәр Зыятдинов күңеле һәм йөрәге белән һәрвакыт туган якларында, мәктәптә булган якташыбызга сынатмаска сүз бирде.
Ә Роальд Сәгъдиев татарча өйрәнәчәк
Профессор бу  юлы Казанга кайткач иң беренче эш итеп русча-татарча сүзлекләр, татарча сөйләшергә өйрәтүче китаплар сатып алуын әйтте. Шөкер, ана телен онытып бетермәгән әле ул. Мәктәпнең Ренат Харис исемендәге картиналар галереясе җитәкчесе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнур Айзетуллованың һәр сүзен, үзенә багышлап язган шигырен дикъкать белән тыңлады, рәхмәтен җиткерде. Җирле шагыйрә барлык кунакларга үзенең “Өч мизгел” исемле җыентыгын, шигырьләренә иҗат ителгәен 20 җыры кергән дискын да бүләк итте. Роальд ага истәлекләр китабына кул тамгасын куйды һәм җылы теләкләрен язды.
Кунаклар туган якны өйрәнү музеенда, Буа дәүләт драма театрында да булдылар. Буалылар аларга Буа энциклопедиясен, истәлекле бүләкләр, сувенирлар тапшырдылар – очрашу онытылмасын һәм кабатлансын.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International