Яңа балалар бакчасында нинди биналар булырга тиеш һәм бала табучыларга нинди шартлар тудырырга кирәк? Бүген Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов чираттагы тапкыр төзелеш һәм ремонт эшләренең барышын тикшерде.
2022 елның сентябренә Буа районында яңа балалар бакчасын файдалануга тапшыру планлаштырыла. Әлши авылында балалар да, өлкәннәр дә бу вакыйганы көтә. Бүген инде фундамент салынды, төзүчеләр төзү-монтаж эшләренә керештеләр.
Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов төзелеш эшләренең юл картасы белән танышты, төзүчеләр белән биналарның урнашу схемасы буенча фикер алышты. Музыка, уен заллары кайда урнашачак,балаларның йокы бүлмәләре һәм башка оештыру мәсьәләләре - аның шәхси контроле астында.
Шулай ук эш сәфәре барышында район башлыгы Буа район хастаханәсенең бала табу бүлеге корпусында булды. Агымдагы елда да капиталь ремонтлау дәвам итә. Районның баш табибы Рөстәм Сәмәрханов булачак әниләр өчен нинди бүлмәләр җиһазландырылачагын җентекләп сөйләде һәм урыннарын да күрсәтте. Шул исәптән ул бала табучы хатын-кызлар өчен ял итү зонасы, шулай ук авырулар өчен аерым бүлмәләр булуын билгеләп үтте. Төп максат - хатын-кызлар өчен заманча һәм уңайлы шартлар тудыру. Киләчәктә яңа булдырылган шартлар районның демографик күрсәткечләренә уңай йогынты ясарга тиеш.
Соңыннан Ранис Рафис улы шәһәрнең сәнгать мәктәбе бинасында булды. Элеккеге балалар бакчасына бирелгән бүлмәләр яңадан дәрес кабинетларына әйләнәчәк. Аларда балалар инди сәнгать төрләре белән шөгыльләнәчәк, бүлмәләр ничек җиһазландырылачак дигән сорауга мәктәп директоры Рамилә Хәбибуллина сөйләде.