Буа муниципаль районы советы утырышы: Буа районы ТР муниципалитетларының социаль-икътисадый үсеше рейтингында 18 нче урынга күтәрелде

2022 елның 9 феврале, чәршәмбе

2021 елда ниләр эшләнде һәм нинди уңышларга ирештек, агымдагы 2022 елга планнар турында бүген Буа шәһәренең Мәдәни үсеш үзәгендә сөйләштеләр.
Бүген Буа муниципаль районы Советының 2021 елда районның социаль-икътисадый үсешенә йомгак ясау һәм агымдагы елга бурычлар кую буенча киңәйтелгән утырышы узды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, «Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖ генераль директоры урынбасары Камил Галиев, Казан шәһәрендә Буа якташлык җәмгыяте рәисе Ирек Закиров, Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Алмаз Галәветдинов, шулай ук район активы катнашты.

Альберт Әнвәр улы үзенең эш визитын «Буа машина төзелеше заводы»ҖЧҖ белән танышудан башлады. Завод директоры предприятиенең эше турында сөйләде, җитештерү биналары белән таныштырды. Чираттагы объект Буа ветеринария техникумының Ресурс үзәге булды. Бүген югары кадрлар һәм фәнни потенциалга ия булган уку йортында студентларның сыйфатлы белем алу һәм иҗади сәләтләрен тормышка ашыру өчен барлык шартлар да тудырылган. Техникум укучылары Ворлдскиллс һәм Абилимпикс чемпионатларында район һәм республика данын лаеклы рәвештә яклыйлар, җиңүле һәм призлы урыннар яулыйлар.

 Аннары Алберт Кәримов, башка дәрәҗәле кунаклар арасында, Буа муниципаль районы Советының йомгаклау утырышында катнашты. Утырышның көн тәртибен район башлыгы Ранис Камартдинов үзе алып барды. Ул төп чыгышында   җитештерү өлкәсенең барлык тармаклары эшчәнлегенә анализ ясады, уңышларны ассызыклады, ирешеләсе максатларга тукталды. “Узган ел җиңелләрдән булмады, әмма без бурычларның зур күпчелеген нәтиҗәле үтәп чыктык. Игенчелектә корылыклы ел булуга карамастан, яхшы уңыш алдык. Бик күп федераль һәм республика программаларында катнашабыз, социаль үзгәрешләрне камилләштерү, халыкның яшәү дәрәҗәсен яхшырту, икътисадны тотрыклыландыру, мәгарифне, мәдәниятне, сәламәтлек саклауны, физкультура һәм спортны, капиталь төзелешне, коммуналь хуҗалыкны үстерү бурычларын комплекслы хәл итү юнәлешендә максатчан эш башкардык. Татарстан муниципаль районнарының социаль-икътисади үсеше рейтингында безнең  Буа  районы үз күрсәткечләрен яхшыртып һәм берьюлы 11 позициягә күтәрелеп 18 нче урында билгеләнде.

Тулаем территориаль продукт күләме, бәяләүләр буенча, 17 миллиард сумнан артык, ягъни узган ел дәрәҗәсенә карата 102,9 % (чагыштырма бәяләрдә) тәшкил итәчәк. Икътисад үсешенә авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать кебек тармаклар төп өлеш кертте.

Буа муниципаль районы авыл хуҗалыгы җитештерүе буенча Татарстан Республикасының иң яхшы аграр районнары бишлегенә керә һәм сөт, ашлык, шикәр чөгендере җитештерүдә саллы өлеш алып тора. Киләчәктә дә үсеш резервларын ачыклау- безнең эшчәнлекнең төп юнәлеше”- дип билгеләп үтте Ранис Рафис улы. Ул республикабызда эшләүче күп санлы программаларда катнашып, территорияләрне үстерү мөмкинлеге биргән өчен Республика Президентына, Дәүләт Советына, Хөкүмәткә һәм  авыл җирлекләре башлыкларына, хуҗалыклар, предприятиеләр, оешмалар җитәкчеләренә, район хезмәтчәннәренә, һәр аерым алынган өлкә хезмәткәрләренә, барлык буалыларга Рәхмәт белдерде.

Утырышны дәвам итеп, Боерган авыл җирлеге башлыгы, район Советы депутаты Ирина Малышева, шулай ук крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Фәнил Шәйхатаров 2021 елгы эш нәтиҗәләре белән таныштырды.

Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов Татарстанның 2021 елда ирешкән уңышлары, республика һәм ил алдында торган бурычлар турында сөйләде.
Альберт Әнвәр улы, үз чиратында, муниципалитетның халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә, шәһәрнең һәм районның алга таба тотрыклы үсешенә юнәлдерелгән эшчәнлегенә объектив бәя бирде: «Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсеше рейтингында Буа муниципаль районы үз күрсәткечләрен яхшыртып, 18 нче урында тора. 2021 елда Буа районының авыл хуҗалыгы предприятиеләре тармакның өзлексез эшләвен тәэмин иттеләр. Бөртеклеләрнең тулай җыемы 98 мең тонна тәшкил итте, уртача уңыш-гектарыннан 17,0 центнер; шул ук вакытта шикәр чөгендеренең тулай җыемы буенча – 239,5 мең тонна – Буа районы республика буенча лидерлар рәтендә.

2021 ел район һәм шәһәр өчен үсеш юлында алга таба хәрәкәт итү белән истә калды: мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау учреждениеләре, спорт мәйданчыклары төзелгән һәм ремонтланган, үзәк район хастаханәсен ремонтлау дәвам итте, магнит-резонанс томографиясе бүлмәсе җиһазландырылган. Тулаем алганда, нәтиҗәләр уңай, әмма, һичшиксез, Буа районының потенциалы югарырак, һәм сез социаль-икътисадый үсешнең төп күрсәткечләре буенча лидерлар рәтендә булырга тиеш", - дип билгеләп үтте ул һәм халыкның керемнәрен арттыруга, кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итүгә, яшьләр белән эшләүгә аерым игътибар бирергә тәкъдим итте.

Утырыш буалыларга эшләрендә югары күрсәткечләр өчен хөкүмәт бүләкләре тапшыру белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International