«А.Невский исемендәге Россия Федерациясе Тикшерү комитетының кадетлар корпусы» ФДБКУ 15 яшьтән өлкәнрәк булмаган балаларны 8 нче сыйныфка укырга кабул итә.
Кадетлар корпусында уку-укыту төп гомуми белем бирү һәм өстәмә белем бирү программалары буенча алып барыла. Ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар категориясендәге укучыларга ай саен 10 250 сум күләмендә стипендия билгеләнгән.
Кадетлар корпусына документлар 2022 елның 1 мартыннан 30 апреленә кадәр кабул ителәчәк. Керү сынауларын тапшыру тәртибе белән кадет корпусларының рәсми сайтында танышырга мөмкин kkskr.ru
2022 елның 12 февралендә кадетлар корпусында Ачык ишекләр көне узачак.
Барлык укырга керергә теләүчеләрне чакырабыз.