Сак булыгыз! Түбәләрдән кар төшүе ихтимал!

2022 елның 11 феврале, җомга

Көчле кар яву, көндез һәм төнлә температура үзгәрү сәбәпле, түбәләрдән кар төшү куркынычы бар. Мөмкин булганча, биналар түбәләренә якынаймагыз һәм андый урыннарда балаларга йөрергә рөхсәт итмәгез.

Машина йөртүчеләргә йорт кыекларында боз катламнары барлыкка килгән биналар һәм корылмалар янында автомобильләрен калдырырга кирәкми.

Йорт түбәсендә эленеп торган кар массаларын күрсәгез хезмәт күрсәтүче оешмага - идарәче компаниягә яки ТСЖга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Беркайчан да кар катламын  мөстәкыйль рәвештә бәреп төшерергә тырышмагыз.

Тротуарда моңа кадәр төшкән кар яки боз кыйпылчыклары эзләре күренеп торса, саклану чараларын күрегез һәм мөмкин булганча куркынычсыз зонада булырга тырышыгыз.

"Буа Идарәче компаниясе" ҖЧҖнең авария хезмәте телефоны 3-23-27

Көнбатыш ТСЖ телефоны 3-45-05

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International