Өй шартларында коронавирус йогышын профилактикалау өчен:
Кулларыгызны һәм битләрегезне сабынлап яхшылап юыгыз.
Көнгә бер тапкыр бинаны дезинфекцияләү чараларын (катив өске-актив матдәләр (ПАВ) кулланып җыештырыгыз. Бинаны мөмкин кадәр ешрак җилләтергә кирәк.
Чит затлар фатирда булганнан соң, сүндергечләрне, ишек тоткаларын, суүткәргеч краннарны һәм башка объектларны составында спирт булган дезинфекция чаралары белән эшкәртегез.
Әгәр гаиләдә кемдер COVID-19 белән аврыса, өйне ничек җыештырырга?
Әгәр дә өйдә COVID-19 белән авыручы булса, дезинфекцияләнергә тиешле объектлар исемлеге киңәйтелә. Вирус бина һавасында, өслекләрдә, санитар техник җиһазларда, кулларда, савыт-сабада, эчке киемнәрдә һәм авыру кешенең киемнәрендә, тәрбия предметларында һ.б. була ала. Өслекләрне, кулларны периодик эшкәртү һәм җилләтүдән тыш, санап үтелгән объектларны дезинфекцияләргә кирәк. Савыт-саба юу яки кер юу машиналарында термохимик яки термик дезинфекция кулланырга мөмкин (температура кимендә 600С булырга тиеш).