Буа муниципаль районының административ комиссиясе халыкка һәм юридик затларга кар һәм боз сөңгеләрен вакытында һәм сыйфатлы итеп җыештыру кирәклеге турында кисәтә. Биналар һәм корылмалар яныннан узганда, бигрәк тә кар явудан соң, сак булыгыз! Бәхетсезлек очракларыннан котылу өчен, мондый участокларны мөмкин кадәр тизрәк узып китәргә тырышыгыз. Кар һәм боз төшү яки түбәне чистарту буенча эшләр башкару турында кисәтүче сигнал тасмаларына, коймаларга игътибар итегез, куркыныч зона эченнән узарга тырышмагыз. Балаларга да йорт диварлары, сәүдә объектлары янында йөрү күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, дип аңлатыгыз. Әгәр сез куркыныч зонада балалар уйнавын күрәсез икән, аларны потенциаль куркыныч турында кисәтегез һәм аннан китүләрен сорагыз.
Хокук бозуларны кисәтү һәм түбәдән кар яву очракларын булдырмау максатыннан, Буа районының административ комиссиясе авыл җирлекләре башлыкларына, идарәче компанияләргә, предприятие һәм оешма, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр җитәкчеләренә, ведомство карамагындагы биналарның һәм корылмаларның түбәләрен вакытында кардан һәм боз сөңгеләреннән чистартуны, куркынычсызлык чараларын үтәп, керү юлларын һәм территорияләрне кардан һәм боздан чистартуны тәэмин итәргә тәкъдим итә.
Кышкы чорда Төзекләндерү кагыйдәләре буенча биналарның милекчеләре һәм башка хокук ияләре, шулай ук күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар тарафыннан түбәләрне кардан, боздан һәм боз сөңгеләреннән вакытында чистартып тору оештырылырга тиеш. Җәяүлеләр зоналарына чыга торган яклардагы түбәләрне кардан чистарту, участокларны коймалап алу һәм барлык саклык чараларын күрү тәүлекнең якты вакытында гына башкарылырга тиеш.
Административ комиссия Буа муниципаль районының авыл җирлекләре һәм Буа шәһәре территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләрен бозмаска, гаепле затларны ТР КоАП 3.6 статьясы санкциясе кысаларында административ җаваплылыкка тарттырырга мөмкин, дип кисәтә. Төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен административ штраф каралган:
-гражданнар өчен 2000-3500 сум,
- вазыйфаи затларга 15000-30000 сум
- юридик затларга; 200 000 – 500 000 сум. Ел дәвамында кабат кылынган хокук бозу өчен штраф икеләтә