Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненең темасы игълан ителде

2022 елның 11 феврале, җомга

Халыкара кулланучылар оешмасы (Consumers International) ел саен 15 мартта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне девизы - "Гадел цифрлы финанс хезмәтләре" - Fair Digital Finance, дип игълан итте.

СOVID-19 пандемиясе цифрлы хезмәтләр үсеше белән бәйле тенденцияне көчәйтте. Мондый үсешнең шартсыз өстенлеге - финанс хезмәтләре күрсәтүнең үтә күренмәлелеге һәм тизлеге.

Тикшеренүләр цифрлы финансларның ни дәрәҗәдә тиз үсүен күрсәтә. 2024 елга цифрлы банк хезмәтләрен кулланучылар саны 3,6 миллиард кешедән артачак (Juniper Research, 2020). Үсә торган илләрдә электрон түләүләрне җибәрүче һәм алучы счетлар хуҗаларының өлеше 2014 елда 57%тан 2017 елда (Findex, 2017) 70%ка кадәр артты. Компанияләрнең 39% ы финанс технологияләрен кертү үз өстенлеге дип саный, инновацион финанс ландшафтына (JDSpura, 2020) дөньякүләм ихтыяҗны ассызыклап.

Искәртеп узабыз, чит ил финанс дөньясында хәтта «рус могҗизасы» кебек феномен хакында фикер алышалар. 2020 елда Россия акча түләүдән баш тарту буенча топ-5 ил арасына керде, ә пандемия түләүләр индустриясендә үзгәрешләрне тизләтте, алар гадәттә 10 елга якын ара били. Ул чакта бу күрсәткеч буенча Россия Европаның барлык илләрен, шул исәптән шул ук чорда ике һәм өч тапкыр үсеш күрсәткән лидерларны узып китте (Boston Consulting Group, 2019).

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең территориаль органнарына кергән финанс хезмәтләре күрсәтүдә кулланучылар хокукларын бозуга карата мөрәҗәгатьләрне анализлау күрсәткәнчә, аларның структурасы һәм эчтәлеге соңгы еллар дәвамында үзгәрми диярлек. Иң актуаль мәсьәләләр булып, элеккечә үк, кулланучының түбәндәге хокукларына кагылышлы намуссыз практикалар кала бирә:

– ирекле сайлап алу (кулланучы ризалыгыннан башка өстәмә хезмәтләрне көчләп тагу, финанс хезмәтләре күрсәтүдән баш тарту, банк карталарын блоклау һ. б.);

– хезмәт күрсәтүнең куркынычсызлыгына (кулланучы счетыннан акча урлауга, бурычларны түләттерүгә).

Күп санлы тикшеренүләр күрсәткәнчә, икътисади кризислар һәм алар белән бәйле керемнәрнең кимүе, гадәттәгечә, финанс мошенникларын активлаштыру вакыты булып тора. Соңгы елларда, бигрәк тә дистанцион хезмәт күрсәтү каналларына күчү аспектында, банк өлкәсендә мошенниклык системаларының үсеш тизлеге мондый законсыз гамәлләрдән саклану тизлегеннән шактый артып китүе күренеп тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International