Татарстан чаңгы ярышларында 500дән артык буалы катнашты

2022 елның 12 феврале, шимбә

Ел саен уздырылучы  традицион кышкы вакыйга профессиональ спортчыларны да, һәвәскәрләрне дә җыя. Быел да  чаңгычылар Буа чаңгы базасында җыелды. Ярышларда катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов сәламләде. Ул чаңгычыларга уңышлы старт һәм яхшы кәеф теләде. Быел барлык чаңгычылар өчен дә бер дистанция әзерләнгән - 2 км.

        "Татарстан чаңгы юлы"нда иң яшь катнашучы - Кирилл Киргизов. Кириллга 5 яшь, ул Теңкәш  балалар бакчасында тәрбиялә. Чаңгы шуарга бик яратканга  үз көчен массакүләм йөгерүдә дә сынап карарга булган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International