Буа драма театрында сугыш хәрәкәтләре ветераннары, һәлак булганнарның толлары һәм якыннары өчен Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруга 33 ел тулуга багышланган тантаналы чара оештырылды.
Сәламләү сүзе белән Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов чыгыш ясады: "Бу датаны йөзләгән мең россияле билгеләп үтә. Әфганстанның утлы юлларын үтүчеләр генә түгел, сугыш кырында һәлак булганнарның туганнары һәм дуслары да. Бу фаҗига безне дә читләтеп үтмәде. 164 буалы үз бурычларын батырларча үтәгән, шуларның 50се безнең арабызда юк инде. Без Ватан хакына гомерләрен биргән якташларыбызның әниләре, толлары һәм балалары белән бергә алар алдында баш иябез, аларның батырлыгына хөрмәтебезне белдерәбез. Сез-сугышчылар күпмилләтле Ватаныбыз халыклары арасында тынычлыкны, татулыкны һәм дуслыкны саклауның мөһимлеген аңлыйсыз. Шуңа күрә бүген, сезнең хәрби, гражданлык, кешелеклелек тәҗрибәгез, бигрәк тә үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләү өчен бик кирәк.» – дип билгеләп үтте ул.
Әфган сугышы Бөек Ватан сугышыннан соң иң зур локаль конфликтка әверелде. 620 меңнән артык хәрби хезмәткәр шул бәрелешләр ачысын татыды. Аларның 50 меңнән артыгы яраланган һәм имгәнгән. 92 кеше Советлар Союзы Герое һәм Россия Федерациясе Герое исеменә лаек булды. 15 меңнән артык хәрби хезмәткәр сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмады. Алар арасында буалылар да бар. Дүрт якташыбыз: Аксу авылыннан Әхмәтов Фәрит Хөҗәт улы; Килдураз авылыннан Баһаутдинов Шәрәфетдин Зәйнетдин улы; Кыр Әнәле авылыннан Мәүлетов Рәсим Назыйм улы; Бикмураз авылыннан Азюков Нургали Бакир улы сугыш кырында башларын салган. 2 сугышчы-әфганчы: Татар Буасы авылыннан Шәрәфетдинов Рәшит Фәрит улы һәм Ырынгы авылыннан Шурбин Сергей Васильевич, гражданнарыбызның тәртипләрен һәм иминлеген яклап, бандитлар – дезертирлар кулыннан 2002 елның февралендә вафат булды.
«Бүген безнең өчен мөһим көн. Безнең үз һәйкәлебез барлыкка килде. Бу зур вакыйга һәм без Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан барлык буалыларның исемнәрен мәңгеләштерү өчен бөтен көчебезне куячакбыз. Оныкларыбыз монда килсен һәм безнең исемнәрне горурлык белән эзләсен иде. Бу яшьләргә чын патриотик тәрбия бирү булачак», - дип билгеләп үтте үз чыгышында әфганчыларның район Советы Рәисе Илгиз Төхвәтуллин.
Шулай ук җыелучыларны Татарстан Республикасы Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы майор Марсель Измайлов котлады.
Очрашу ахырында сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары өчен бәйрәм концерты, бүләкләү үтте .