Тәмәкегә үрелгәнче уйла, бу урында тартырга ярыймы

2013 елның 8 июне, шимбә
Июньнең беренче числосыннан җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыючы закон үз көченә керде.
Шул нигездә хәзер подъездларда, баскыч мәйданчыкларында, лифтларда, эш урыннарында, балалар мәйданчыкларында, пляжларда, җәмәгать транспорты тукталышларыннан 15 метрдан да якын урында, метро вестибюлендә, вокзал, аэропорт биналарында, мәдәният, спорт, медицина, мәгариф учреждениеләре территорияләрендә, дәүләт учреждениеләрендә һәм социаль хезмәтчелекләрдә, төрмәләрдә һәм ягулык салу станцияләрендә тәмәке тарту рөхсәт ителми. Киләсе елның июненнән әлеге исемлеккә ресторан һәм кунакханәләр, базарлар, тимер юл пассажир платформалары да кертеләчәк.
Тәмәкечеләргә түбәндәге штрафлар каралган. Гражданнар 1-1,5 мең сум, яшүсмергә тәмәке сатучы 8-10 мең сум, юридик затлар,  продукцияне конфискацияләп, 80-90 мең сум түләүгә мәҗбүр ителәчәк.
Аңлашылганча, тәмәкечеләр үз ләрен “колпак” астында тотуга яратып карамыйлар, икенче яктан, тартмаучылар да кемнеңдер начар гадәте өчен сәламәтлекләре белән түләргә тиеш түгелләр.
Законның нәтиҗәсен тою өчен вакыт кирәк. Ул бер буын аша күренер, мөгаен, оныкларыбыз тыюлар йогынтысында түгел, ә аңлы рәвештә тартмаслар, дип ышанасы килә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International