Ун әбине ун бәби кебек карый

2013 елның 8 июне, шимбә
Кайберәүләр бердәнбер әнисен, әтисен дә тәрбияләүдән ваз кичкән заманда социаль хезмәткәр Флера Аббазова берүзенә ун әби карый.
Бигрәк ачык ул, иренмичә сөйләшә, бирелеп тыңлый – өлкәннәр өчен андый характерлы кеше үзе бер хәзинә. Җитмәсә, шәфкатьлелекне дә Ходай аңа кушучлап биргән. Өлкәннәргә ярап бетүе, ай-һай, җиңел булмаса да, Флера язмышыннан канәгать:
- Кем белә, бәлки шул әби-бабайлар рәхмәтендә исән-сау йөримдер”, - ди ул. Өлкәннәрне жәлли белә ул. Яшь чакта Казанга китеп әйбәт эшкә урнашкан иде, әти-әнисе хакына аны ташлап, төп йортка картларын карарга кайтты. Әнисе вафатыннан соң тугыз ел урын өстендә авырып яткан әтисен “эһ” тә итмичә, өйдә торып карады. Ире Рәис, улы Әлфәт гел ярдәм иттеләр.
Шундый күңеле белән ул социаль хезмәткәр булмый кем булырга тиеш?! Эш шарты буенча ялгыз картлар янына атнага ике тапкыр барып, икешәр сәгать эшләсәң, җитә. Ләкин Флераның эш сәгате әлеге “лимитларга” сыешмый.
- “Дүрт күз белән” тәрәзәдән карап көтеп алалар. Ничек итеп вакыт белән санашмак кирәк,- ди ул. Аны беренче тапкыр Р. Люксембург урамында яшәүче Гөлҗиһан апа Сабитова янында күрдем. Идәннәрен юып чыгарган, ишекләрне, һава керсен, дип, ачып куйган. 
- Флера кичә генә килгән иде әле. Бүген даруханәдән дарулар алып кайтырга кирәк булганга аерым килде”, - ди хезмәт ветераны. Гөлҗиһан апаның иң курыкканы Флераның отпуск ялына китүе. Ял итә башлаган көненнән юксына башлый, башкалар Флера кебек түгел шул! Әнә, бүген дә, бер килгән, дип, Гөлҗиһан апаны ваннада да юындырып китте. Җае чыкканда әбиләрен үзләренә мунчага да алып килә. Әнә, тагын бер әбисе Суфия Әхтәмова, аяклары йөргәч, һәр шимбә Аббазовларда кунакта, телендә гел рәхмәт. Шәһәр мунчасы юк, Флера булмаса, юынырга кая барган булыр иде?!
– Флераның нинди игелекле кеше икәнен сөйләгәч, бер ялгыз әби үзе килеп үзен каравын үтенде. Болай да ун карчыкка хезмәт күрсәтүче хезмәткәр артыгын ала алмады, - ди Суфия әби. Унысында ун төрле характер бит. Карт кешеләр, бала-чага кебек, тиз үпкәлиләр, бер сүзгә дә сөенәләр. 
- Әбиләрем төрле җирдә яши. Шәһәрнең бер башыннан икенчесенә җәяү дә йөгерәм. Арыта. Әмма бу рәхәт ару. Олы яшьтәгеләрнең тормышларын җиңеләйтүдә үзем генә түгел, шәфкать туташы Алсу Сафиуллина белән икәү тырышабыз. Картлыктан качып котылып булмый. Гомер көзләре рәхәтлектә, уңайлыкта узсын иде инде, - дип, фәлсәфәчеләрчә фикер йөртә Флера.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International